ЧАЙКАЛДЫРУ ф. 1) Бер яктан икенче якка, югарыдан түбәнгә яки башкача басып тора алмаслык итеп селкетү; чайкау. Дебаркадерга керүемә, аны чайкалдырып, пароход килеп туктады. Г.Тавлин. Баскан җирем чайкалдырып җир тетрәде, Кояш сүнде, бар дөньяны сөрем күмде, Челпәрәмә килде бәхетем, җаным үлде... Р.Вәлиева

2) Һавада селкетү, тирбәндерү; төрле якка болгау . Көянтәләр, сиртмә төсле чайкалдырып, су китергән авылымда һәр өйгә дә... Р.Әхмәтҗан. Хатын чиләктәге суны, чайкалдырып, кызның аягына түкте. Н.Гыйматдинова

3) күч. Икеләндерү, шикләндерү. Тарихчыларыбыз арасындагы бетмәс-төкәнмәс бәхәсләр чайкалдыра аларны. Р.Юныс

Чайкалдыра башлау Чайкалдырырга тотыну. Аз гына җил чыгып, көймәне як-якка чайкалдыра башласа, аның тәннәре калтырана, су төбенә китеп, балык карынына эләгү куркуы аның йөзенә ачык укырлык дәрәҗәдә чыга иде. Г.Ибраһимов. Юлия аның янына очынып килде дә кулларыннан алды һәм чайкалдыра башлады. Ә.Мушинский

Чайкалдыра төшү Бераз чайкалдыру; тагын чайкалдыру. Ольга Васильевна өстенә ап-ак халат кигән иде, сылулыгын югалткан гәүдәсен чайкалдыра төшеп, --- идәнгә шык-шык басып китеп барды. Г.Ахунов

Чайкалдырып алу Кыска вакыт яисә сизелер-сизелмәс кенә чайкалдыру. Башын бер чайкалдырып ала да янә тәмлерәк үлән эзләп китә, юаш сыерларны да ияртә үз артыннан. С.Поварисов

Чайкалдырып җибәрү Көтмәгәндә чайкалдыру. Сержант Прокофьев салны чайкалдырып җибәрүгә, Җаббаров башы белән суга чумды. Г.Әпсәләмов . Әйе, әйе, чытлык Филисә, көймә төбеннән су керә дип, кырыйга басты да көймәне бик нык чайкалдырып җибәрде. Н.Хәсәнов

Чайкалдырып кую Кинәт чайкалдыру; бер тапкыр чайкалдыру. Аны сәламләп, җил ботакларын чайкалдырып куйды, яфракларын кытыклап шыбырдатты. Ф.Садриев. Балыкчыларның көлешүе Минзәлә инешен уңга-сулга чайкалдырып куйды. Ф.Яхин

Чайкалдырып тору Даими яки әледән-әле чайкалдыру; әле, хәзер чайкалдыру. Хәтта океан лайнерларын да уңга-сулга чайкалдырып торган дулкыннар җилсез-яңгырсыз көнне дә басылып тормыйлар. А.Хәсәнов. Бу шомлы ыгы-зыгы ошамады аңар, ул бертын, гаҗәпсенгән сыман башын кагып, мөгезләрен як-якка айкап чайкалдырып торды. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә