ЧАЖЫЛДА’У ф. к. чыжылдау. Бер уч сипкән саен, орлык чажылдап тубалга бәрелә дә, чәчрәп, җир өстенә сибелә. Г.Бәширов. Паровозлар чажылдады, буферлар бәрелде, күмер, су алдылар. М.Мәһдиев

Чажылдап алу Тиз арада чажылдау. Тыны кысылып, аз гына ял итәргә теләсә, каеш чыбыркы янә елан урынына чажылдап ала. С.Поварисов

Чажылдап тору Даими яки әледән-әле чажылдау, әле, хәзер чажылдау. Сәхип теге кылый күзле хәлфәне дә, тыгызлыкны да, аксак шәкертне дә, уңлы-суллы чажылдап торган озын чыбыкны да онытты ---. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә