ЧА’Ж-ЧОЖ КИЛҮ ф. к. чаж-чож итү. Бик каты өч кәррә мылтык атылуы кияүнең капкадан керүеннән хәбәр биреп, ул арада чаж-чож килгән чана тавышы зөфаф өчен хәзерләнгән шул келәт алдына кияүнең килеп җитүен белдерде. Г.Ибраһимов. Чыбыклар чаж-чож килә. Г.Әпсәләмов. Күрәсең, ул атлар күплегеннән, тыгызлыктан һәм, чаж-чож килеп, уңлы-суллы уйнаклаган камчы авазларыннан ук кыбырсыган, миңгерәгән иде. В.Имамов |