ЧА’Ж-ЧОЖ иярт. 1) Печән чапканда, пычкы белән утын кискәндә, таба кызганда һ.б. эшләр вакытында чыккан тавышны белдерә. Инде бу тавышлар да бетте, кайсы пичтә, кайсы казанда чаж-чож пешеренергә, алып кайткан акчаның рәхәтен күрергә башладылар. Г.Ибраһимов. Менә, карап тор: кулыңны алмаш-тилмәш шулай алып саласың да аягыңны чаж-чож йөртәсең! А.Гыйләҗев

2) к. чыш-пыш. Ул, өйалды ишеген ачар-ачмас, бик ашыгып һәм борчылып, әтигә чаж-чож нидер пышылдарга тотынды. Г.Бәширов

Чаж-чож җибәрү Сугу. Икесенең дә арт якларына --- чаж да чож җибәрмәсенме бу. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә