ЧАЖЛА’У ф. к. чыжылдау. Кыз көлеп җибәрде, һәм шундук Җик Мәргән баш очында кыл арканның чажлап очуын ишетте. М.Хәбибуллин Чажлап кую Кинәт чажлау; бер тапкыр чажлау. Беркөн Газизулла белән кайткач, минем караелан чажлап куйды да кәбестә чаба торган беләк буе пычак белән өстебезгә ыргылды. Ф.Баттал Чажлап тору Даими яки әледән-әле чажлау; әле, хәзер чажлау. Агач бадьян белән алып, чажлап торган ташка кайнар су бөркеде. Р.Батулла. Кемдер таба астына утлы күмерләр китереп өйде, ул чажлап тора, ак кар өстендә дә суынырлык түгел иде. Ф.Бәйрәмова |