ЧАЖ I иярт. 1. Печән чапканда һәр аерым селтәм вакытында, сыек чыбык, каеш белән бер тапкыр сукканда, зур тизлектә барган машина кисәк туктаганда һ.б. очракларда чыккан тавышны белдерә. Әй апа, безнең тау – во тау... түбәтәйдән виың-ңң, каршы тауга дзи-иң-ңң, аннан соң сикертмәдән фиү-үүт, чажж, зыр-рр, шарт ---. Р.Батулла

2. рәв. мәгъ. Бик тиз; кинәт. Әмма күрәм: мине космик тизлекләре белән узып киткән иномаркалар, Әлмәт юлының катлаулы бер чатына җитәрәк, кинәттән тизлекләрен чаж киметеп, хәтта табан асларыннан очкыннар чыгарып тормоз салып, бер төшне кискен рәвештә әйләнеп узалар. А.Хәсәнов. Толыпны кидердем дә чаж мин кайту ягына! З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә