ЧАДРА и. фар. 1) Мөселман хатын-кызлары өйдән чыкканда баштанаяк ябына торган җиңел өске япма, бөркәнчек. Ишек артында аяк тавышлары, сөйләшкән авазлар ишетелә башлауга, ханым тиз генә чадрасын алып бөркәнде ---. Р.Батулла

2) күч. Берәр эшкә комачаулык итеп, чикләп торган нәрсә. Коллык чадраларының ертылып ташлануына аз гына вакыт үткән булса да, эшлекле, талантлы, матур инженер, агроном, врач, профессор, эшче, колхозчы хатын-кызлар бездә хәзер искиткеч күп бит. Г.Кутуй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә