ЧАГЫШТЫРУ I ф. 1) Бер әйбернең, күренешнең икенчесе белән охшашлыгын яки аермасын яисә берсенең икенчесеннән өстенлеген ачыклау максаты белән тикшерү. Картайдым, фәкыйрьләндем, авыруга сабыштым дип, үзенең хәзерге хәле берлән иске хәле арасын чагыштырып карарга сәбәп була иде. Г.Исхакый. Анда кабатланулар, эчке каршылыклар очрый, ә менә дәлилләр, төрле чыганакларны чагыштырып тикшерү һәм, ниһаять, система җитенкерәми. А.Тимергалин 2) Кем яки нәрсә белән дә булса тиңләү, кемгә яки нәрсәгә булса да охшату. Сәрвәр апа аларны бер-берсе белән чагыштырып, тиңләштереп йөдәп чыга иде. А.Алиш. Әмма инде бу һаваны камераныкы белән чагыштырып булмый. И.Салахов Чагыштыра башлау Чагыштырырга тотыну. Сез чагыштырырга мөмкин булмаган нәрсәләрне чагыштыра башладыгыз. Г.Әпсәләмов. Мисхәт кәгазьгә кадалды, хат белән икесен чагыштыра башлады. Т.Галиуллин Чагыштыра тору Әле чагыштыру; озак вакытлар чагыштыру. Шулай азык-төлекне чагыштыра торгач, алар кыйммәтрәк яши икән, дигән фикергә килдем. Безнең гәҗит. Бөтен нәтиҗәләрне чагыштыра торгач, белгечләр өстенлек итүче ярымшар белән кәрәзле телефонны кайсы колакка китерү арасында нык элемтә булуын исбатлаган. Шәһри Казан Чагыштыра төшү Бераз чагыштыру; тагын чагыштыру Чагыштырып алу Тиз арада чагыштыру. Карадым да Синең фотосурәтеңә, чагыштырып алдым никтер үзем белән. Беләсеңме, Саҗидә апа, мин бит Сиңа шактый гына охшаш икән йөзем белән... Л.Мөгътәсимова Чагыштырып бару Даими чагыштыру. Күңелгә хуш килгән бер күркәм сыйфаты бар авторның: күргән-танышканнарын, өйрәнеп күңелгә салганнарын һәрчак үзебезнең Татарстан хәлләре белән чагыштырып бара. Б.Камалов. Башкомандующий приказларын тәрҗемә иткәндә, аңа мин дә булышам: мин русчасын укып, ул тәрҗемәсен чагыштырып бара, тагын һәм тагын төзәтеп, аныклап, өтер-фәләннәрен куеп чыгабыз. М.Яһудин Чагыштырып кую Тиз генә яки алдан чагыштыру. Кәримә әлеге мескен кызны ирексездән үзе белән чагыштырып куйды. З.Хөснияр. Мөхәммәдьяр карт, үзе дә сизмәстән, бу караңгы йортны үз гомере белән чагыштырып куйды... Г.Гыйльманов Чагыштырып тору Даими яки әледән-әле чагыштыру; хәзер, әле чагыштыру. Ул, пумаласын кулындагы чүпрәккә сөртә-сөртә, әле шушы авыл күренешенә, әле картинасына карап, чагыштырып торды. М.Яһудин. Аны башка балалар белән гел чагыштырып торыгыз. Сабантуй Чагыштырып чыгу Тулысынча, бер-бер артлы чагыштыру. Аннары Разия Салахов кичергән тормыш авырлыкларын үзенең күргәннәре белән чагыштырып чыга. А.Алиш. Аннары идарәгә кайтып, кенәгәләр буенча нәрсәнең күпме булырга тиешлеген карап, чагыштырып чыктылар. В.Нуруллин Чагыштырып яту сөйл. к. чагыштырып тору. Тәрбиялелек, мәдәниятлелек турында уйланам да без үскәндәге хәлләр белән чагыштырып ятам. Безнең гәҗит |