ЧАГЫШТЫРМА’ЧА рәв. 1. 1) Чагыштырып караганда, чагыштырганда. Чамасыз озын тоелган гыйнвар төне чагыштырмача тыныч узды. В.Нуруллин. Фаргелет – чагыштырмача яшь йолдыз әле, аңа нибары ике миллиард өч йөз илле миллион йөз дә сиксән дүрт мең йөз кырык өч яшь кенә. Г.Афзал 2) Билгеле шартлар өчен генә дөрес, яхшы; шартлыча. Чагыштырмача яхшы эш 3) Бераз. Болары чагыштырмача җиңел эшләнде. А.Әхмәдуллин. Урал төбәге татарларының күчеш активлыгы чагыштырмача түбәнәя. Д.Исхаков. Шуңа күрәме, җае туры килмәдеме, инде тормышлар чагыштырмача рәтләнеп китсә дә, үз балаларына гомерендә бер генә тапкыр да «бәхет пилмәне» пешермәде... А.Фәләх 2. с. мәгъ. 1) Нәрсә белән булса да чагыштырып билгеләнгән. Бу очракта бәхет дигәнең исә чагыштырмача мәгънәгә ия. З.Хөснияр. «Төс» сүзенең чагыштырмача яңалыгы аның кайбер төрки (угыз һ.б.) телләрендә юклыгыннан яисә сирәк кулланылуыннан да күренә. Р.Әхмәтьянов. Бу очракта хәтта яктылык дигән нәрсә үзе дә чагыштырмача төшенчәгә әйләнеп кала. Җ.Юныс 2) Билгеле чамадагы. Аннан, Лилия сеңлем, шамакайлану ул – чагыштырмача әйбер. Г.Каюмов |