ЧАГЫШТЫРМАСЛЫК с. к. чагыштыргысыз. О, хәзерге ак заманда кара мунчада чабынып чыгу – белгәннәр өчен берни белән чагыштырмаслык олы бәйрәм! А.Гыйләҗев. Димәк, аның үлемендә гаебем Гайшә әнисенеке белән чагыштырмаслык зур! С.Баттал