ЧАГЫШТЫРМА и. 1. 1) Чагыштыру ( 1–2 мәгъ.). Һәрнәрсәнең үз кыйммәте, үз чагыштырмасы бар, диләр, Рушания дә үз тормышын аларныкы белән чагыштырды. З.Кадыйрова

2) әд. к. чагыштыру ( 3 мәгъ.)

3) мат. Бер санны икенче санга бүлүдән барлыкка килгән өлеш. Саннарның чагыштырмасы

4) Аерым өлешләрнең үзара пропорциясе. --- хәзер сыеклык массасының ризык күләменә карата чагыштырмасы 5:1 формуласы белән билгеләнә. Җ.Юныс

2. с. мәгъ. 1) Берсен икенчесе белән чагыштыруга нигезләнгән, чагыштырып эшләнгән. – Мин түрк телләренең чагыштырма сүзлеген төзи башладым, аның аерым өлешләрен бастырдым да инде, – диде ул. Т.Әйди. Галимнәр төрки телле милләтләрнең дөньяга карашына, халык әдәбиятына зур игътибар биреп, аларны өйрәнүдә чагыштырма тел белеменең мөмкинлекләрен ассызыклыйлар ---. Г.Рәхим // махс. Берәр нәрсә белән чагыштырып билгеләнгән. --- Г.Дәүләтшин төзегән чагыштырма таблицадагы печән ае да шушы чорга карый дип уйлыйбыз. А.Тимергалин

2) Абсолют булмаган. Хакыйкать чагыштырма булган кебек, ялган да чагыштырма нәрсә. А.Тимергалин. Аның, шартлы терлеккә күпме азык берәмлеге, дигән шундый бер чагыштырма күрсәткече бар. Г.Шәйхи

3) махс. Берәр җисемнең күләменә, авырлыгына яки үзлегенә карата икенче бер җисемнең күләмен, авырлыгын яки үзлеген үлчәүгә билгеләнгән. Аның составында ниндидер бик кыйммәтле металл булса кирәк. Чөнки чагыштырма авырлыгы гаять зур. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә