ЧАГЫШТЫРГЫСЫЗ с. 1) Бик яхшы, тиңе булмаган, теләсә нинди чагыштырулардан югары. Суның алыптай көче миллиардларча сукыр лампалар уты белән чагыштыргысыз яктылык бирәчәк, хезмәт куячак. З.Хөснияр. Бу гүзәл кызның исеме Гөлсия булып, үзенең чагыштыргысыз матурлыгын ул күчмә төрки кабиләсеннән алган иде. А.Нәҗми 2) Бик аерылып торган, чагыштырып булмый торган. Безнең заман кешесенең нерв нагрузкасы борынгы кешеләрнекеннән чагыштыргысыз зур. Г.Әпсәләмов 3) Шактый; бик; искиткеч. Ә Рәшит абый, шахмат белеме һәм тәҗрибәсе чагыштыргысыз баерак булуга карамастан, ныграк тырышкан икән. М.Хуҗин. Әгәр дә ниндидер йолдызлыкта тереклек бар дип фаразласак та, алар монда килеп җитә алмыйлар, чөнки андый чагыштыргысыз зур араны үтәрлек очкыч кәнди булырга мөмкин түгел. Ш.Алпар |