ЧАГЫЛЫШ и. 1) Ялтырап торган шома өслектә, көзгедә, суда күренгән сурәт. Кинәт аның күзе зур көзгедәге үзенең чагылышына төште. И.Хуҗин. Мин пыяладагы чагылышның әсире идем. А.Әхмәтгалиева. Күкләр биеклеген чамалыймын, Чагылышын күреп коеда; Озак карап торсаң, упкынына Тартып алыр сыман тоела. И.Диндаров 2) Күз алдында, хыялда, уйда барлыкка килгән сурәт, образ. Үткән истәлекләрнең чагылышы 3) Чынбарлыкның сәнгать чаралары белән бирелүе, сурәтләнүе. --- сәнгать – чынбарлыкның образлар формасындагы чагылышы да. К.Гыйззәтов. Ә инде Ләйлә белән Мәҗнүннең теге дөньяда да һаман кавышмаулары – әсәрдә суфичыл карашның бер чагылышы. Дөнья цивилизациясендә татар дастаннары 4) Берәр хәл яки вакыйганың асылы, үзенчәлеге; шул вакыйгалардан килеп туган нәтиҗә күренеш. Нинди генә кыенлыклар күрмәсен, эшләгән эш, кылган гамәлләренең нәтиҗәсе тормышта ачык чагылыш таба килә иде. Р.Мөхәммәдиев. Шуңа күрә Калка елгасындагы сугыш – шул тирәләрдәге вак ызгышларның бер чагылышы гына булуы мөмкин. И.Хуҗин. Татарда демографик проблема – шушы кризисның бер чагылышы инде ул. Г.Шәйхи 5) филос. Аңның тышкы дөньяны чагылдыру үзлеге, объектив чынбарлыкны чагылдыру сәләте. Сәнгатьнең асылын шул рәвешле билгеләү диалектик материализмның чагылыш теориясенә нигезләнгән. К.Гыйззәтов |