ЧАГЫЛУ ф. 1) Яктылык нурлары, сынып, кире кайту; ялтырап күренү. Көн уртасында тып-тып түбәдән тамган көмеш тамчыларда кояш чагылып китә, түбәдән ватылып төшкән боз кисәкләренең зыңгылдавында да күптән үк сагындырган яз авазы яңгырый. Г.Бәширов. Өстәлдәге бәләкәй көмеш үлчәүләрдә, колбаларда тәрәзәдән төшкән кояш нурлары чагылып уйный ---. Г.Әпсәләмов

2) Яктылык шәүләсе күренү, ялтырап китү. Шул кара суда яр буе утлары алтын баганалар булып чагылып, күлгә әллә нинди серле төс бирәләр. Г.Әпсәләмов. Җилсез булганга, төтен туры гына күтәрелә, пыяладай су өстендә ялкын телләре чагылып уйный. А.Тимергалин

3) Кинәт күренеп китү; күренү. Яшеллек эчендә көзге кебек ялтырап яткан күлләр чагылып кала. Ф.Хуҗин. Шулай бер көнне урман кырыенда йөрегәндә, күзенә Әкмәли чагыла ---. В.Ильясов

4) Кешенең йөзендә, хәрәкәтләрендә, сөйләшүендә рухи халәте сизелү, беленү. Аның иреннәре, хәтта чәч көдрәләре дә калтырый, зур ачылган күзләрендә йөрәк өзгеч гаҗәпсенү, дөньяның караңгы һәм шакшы булуына чиксез аптырау чагыла иде. А.Тимергалин. --- адәм баласының күңеле нәкъ көзге кебек ул – эчтәге хисләр икесенең дә гамәл-кыланышларыннан ук чагылып тора ---. З.Хөснияр

5) Берәр предметның, күренешнең асыл сыйфаты, үзенчәлеге күренү. Ләкин кыска сузык авазларның язуда чагылмавы аркасында, сүзләрне укуда төрлелек саклана. А.Тимергалин

6) Тормыш сәнгать чаралары белән күрсәтелү, тасвирлану. Хәнәвинең актёр уенында тулы чагылган беркадәр дөньядан читләшкән булуы (отрешённость) аның фаҗигасы булып әйләнеп кайта. А.Әхмәдуллин. Җырда, сеңелем, кешенең бөтен хәсрәте дә, шатлыгы да чагыла шул. Г.Тарханова

7) Көчле яки кинәт барлыкка килгән, яисә кайтарылган яктылыктан күзләр күрмәс булу. Баштарак урамга килеп чыккан Сәүбән, күзләре яңа кояш нурларына чагылып, берни дә күрмәде. Г.Гыйльманов

8) Кинәт барлыкка килү, туу (уй-хисләр тур.). Гаҗәеп бер җитезлек белән башында уйлар чагылып, акылын яктыртып җибәргәндәй булды. Ф.Яруллин

Чагыла башлау Чагылырга тотыну. Кояш баер алдыннан, каршы йортларның тәрәзәләрендә һәм «Пампушки»ның пыяла стеналарында шәфәкъ кызыллыгы чагыла башлагач, бүлмә караңгылана, моңсулана, почмакларга эчпошыргыч күләгәләр кереп оялый. М.Маликова. Ә ул үзен алтмыштагы карт кебек хис итә: тәне генә түгел, аның рухы да картаеп таушалды, ул күзгә күренеп олыгайды, килеш-килбәтендә һәм йөрешендә генә түгел, уй-фикерләрендә дә бу бик нык чагыла башлады. Р.Кәрами

Чагылып алу Бераз чагылу; азга гына чагылу. Күзләрен билгесез бушлыкка тери, күз алмаларында мичнең кызгылт ялкыннары чагылып ала. М.Мәһдиев. Ирен читләрендә генә мәсхәрәле елмаю чагылып алды. В.Имамов

Чагылып бару Эзлекле рәвештә чагылу. Аңлатмада тикшеренү процессы чагылып барса да начар түгел, әмма ул сәнгатьле риторик сөйләмгә әверелмәсен. Р.Әхмәтьянов

Чагылып бетү Тулысынча чагылу; бик нык чагылу. Тормыш таләбеннән килеп чыккан кайбер мәсьәләләрнең безнең законыбызда чагылып бетмәгәнлеге дә мәгълүм булды. Р.Вәлиев

Чагылып калу Берәр тәэсирдән чагылган хәлгә килү. Яшен кебек ялтырап алды, Чагылып калды күзем. Яктылык зур булган саен Каравы аңа кыен. Э.Шәрифуллина

Чагылып килү Шушы вакытка кадәр чагылу. Алар сәнгатьнең һәр төрендә, аның төрле дәверләрендә, төрле агымнарында төрлечә чагылып килә. К.Гыйззәтов. --- вакытлы матбугатта да катнаш никахларга әлегәчә төрле мөнәсәбәт чагылып килә. Ә.Закирҗанов

Чагылып китү Кинәт чагылу. Шундый зәһәр уй чагылып китте дә, мин аны тизрәк куалап җибәрергә тырыштым. А.Тимергалин. Аның йөзендә чын-чынлап курку чаткылары чагылып китте. А.Фәләх

Чагылып кую Кинәт чагылу; аз гына я тиз арада чагылу. Хәтта ирен кырыйларында чак кына елмаюга охшашлы нәрсә дә чагылып куйды. М.Хәсәнов. Килеп басса, шул чагының кыяфәтсез гәүдәсе, йөзе, бөкресе чагылып куяр кебек. К.Җәмит

Чагылып узу к. чагылып үтү. Болдыр келәсенә ябышуга, Миңнеханның күңеленнән тагын бер уй чагылып узды ---. В.Имамов

Чагылып үтү Бик аз вакыт эчендә генә чагылып юкка чыгу. Гасимәнең балкып-янып торган йөзендә бик азга гына ризасызлык галәмәте чагылып үтте. В.Нуруллин. Ә Габделхәйне белгән кеше аның күзләрендә искәрмәстән аз гына вакытка чагылып үткән сагыш шәүләсен күрми калмый. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә