ЧАГЫЛДЫРУ ф. 1) Ялтырап торган шома өслегендә кеше яки әйбернең сурәтен күрсәтү, кире кайтару. Ай нурын чагылдырып, дулкыннар тибрәнә, алар әйтерсең җанлылар, әйтерсең аларның өстенә көмеш сибелгән. Г.Әпсәләмов. Сез утыз кош, һәм бу көзге сезгә утыз кошны чагылдыра, әгәр кырык, илле кош булса, алар да анда үзләрен күргән булырлар иде. А.Тимергалин

2) Берәр күренеш яки предмет сыйфатын, үзенчәлеген икенче әйбердә яки икенче әйбер белән кабатлап күрсәтү, гәүдәләндерү. Сүзлекнең фәнни яктан эшләнеше, әлбәттә, күпкә яхшырак, һәм ул шул чорның лексикасын тулы чагылдыра. А.Тимергалин

3) Тормыш-яшәешне, табигатьне сәнгать чаралары белән әсәрдә, картиналарда, сәхнәдә тасвир итү. Тарихыбыздагы әллә кайчангы чорны чагылдырган «Әүлия кабере» повестенда тарихи сүзләрдән һәм архаизмнардан иркен файдаланылган, диалекталь сүзләр дә шактый ---. А.Әхмәдуллин . Фән белән сәнгать чынбарлыкны үзенчәлекле алымнар һәм формалар белән чагылдыралар. К.Гыйззәтов

4) Яктылык нурлары күзгә туры килеп, күзне вакытлыча күрмәс хәлгә китерү; чагу. Батып бара торган кояшны да юып киткәндер шикелле: аның нурлары хәзер аеруча чиста, үткен, күзне гадәттәгегә караганда да ныграк чагылдыра иде. В.Нуруллин. Бәллүр боҗраларның сихри балкышыннан агылган бу яктылык күзләрне, юк, күзләрне генә түгел, күңелне чагылдыра иде. А.Әхмәтгалиева

5) күч. Рухи хәлне, уй-фикерне сүздә, йөздә яки хәрәкәттә сиздерү, белдерү. Белорус атларга кызыксынуны бөтенләй чагылдырмаган кара күзләрен текәп, аларны берәм-берәм карый башлады. З.Зәйнуллин

Чагылдыра башлау Чагылдырырга тотыну . Мөгаен, мондый тирән газап төсмерен Мирзаһит Александр Фадеев йөзендә күргәндер дә соңыннан, ихтыярсыз, шуны үз йөзендә чагылдыра башлагандыр. Г.Әпсәләмов

Чагылдыра бирү Бернигә карамый чагылдыру. Тышта кояш җылысы, кар күзәнәкләрен чагылдыра биреп, язны ашыктыра. Казан утлары

Чагылдыра тору Әлегә чагылдыру; даими чагылдыру

Чагылдыра төшү Тулырак, киңрәк чагылдыру

Чагылдырып алу Кинәт, бераз чагылдыру. Аның җылы нурлары чагылдырып ала, тәннәрне иркәли, күкрәкләрдәге ярсуны кузгата. Р.Мөхәммәдиев

Чагылдырып бару Даими, эзлекле чагылдыру. Әнә шул кычкырып укулар, мәктәп тормышын «Коммунизмга» газетасында даими язмалары белән чагылдырып барулары балаларда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләмәгән дип кем әйтә ала? Г.Әдһәмова

Чагылдырып бетерү Тулысынча чагылдыру. Ул хисне картиналарда гына чагылдырып бетереп булмыйдыр. Г.Галиева. Охшаш тәңгәллекләрнең барысын да чагылдырып бетермәдек. Р.Әхмәтьянов

Чагылдырып җибәрү Кинәт, көтмәгәндә чагылдыру. Кинәт Габитның күзен кош аягына бәйләнгән нәрсәдер чагылдырып җибәрде. Ә.Әминов. Аннары без бу «баз»дан тышка – күзләрне чагылдырып җибәргән якты язга чыктык. Х.Сарьян

Чагылдырып килү Шушы вакытка кадәр чагылдыру. М.Гафури совет төзелешенең төрле тармаклары турында язды һәм бик күп политик актуаль вакыйгаларны чагылдырып килде. М.Җәлил. Шулай итеп, вакытка һәм урынга бәйле ир-ат исемнәре борынгыларның рухи тормышын, космогоник карашларын чагылдырып киләләр. Г.Шәйхиева

Чагылдырып китү Нәрсәдер уңаеннан бераз чагылдыру. Төркиләрнең галәмгә булган шундый карашын XIV гасырда Сәйф Сараи, табигый хәл итеп, үзенең шигырендә чагылдырып китә. Р.Һади

Чагылдырып кую Кинәт яки бераз чагылдыру. Кинәт карауга, күзләрен чагылдырып куйды. М.Кәбиров

Чагылдырып тору Даими, әледән-әле чагылдыру; әле, хәзер чагылдыру. Чөнки тел яшәешнең һәр тармагын, һәр тарафын, мизгелен сеңдереп, чагылдырып тора. М.Юныс. Алар көмеш шикелле ялык-йолык итеп, күзләрне чагылдырып тора. Г.Мөхәммәтшин

Чагылдырып узу к. чагылдырып китү. Әлбәттә, Мәмлиевләр ыруыннан булган туганнарның ачы язмышын Рушан үзенең «мәңгелек тормыш китабы»нда чагылдырып узмый калмады. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә