ЧАГЫЛДЫРГЫЧ и. физ. 1. Яктылык, җылылык нурларын яки электромагнитик дулкыннарны һ.б. кайтаргыч пыяла яки металл пластина; русчасы: отражатель. Өйалдындагы идән такталарын күтәреп карагач, тагын бер табышка ия булдылар – ике чагылдыргыч куеп эшләнгән кесә фонаре иде бу. З.Фәтхетдинов. Мондый фараларда үтәкүренмәле поликарбонаттан ут тараткычлар өчен эшләнгән чагылдыргычлар кулланыла. Хезмәт даны 2. с. мәгъ. Нурларны, дулкыннарны кайтара торган. Чагылдыргыч тасма |