ЧАГУ II ф. Чакмага корыч кисәге белән бәреп, очкын чыгару. Ташны ташка чаксаң, уты беленер. Әйтем. Касыйм чакма чагып ут кабызды. И.Хуҗин. Ул челеменә озаклап кына тәмәке тутырды, чакма чага башлады, ләкин очкын гөмбәгә эләкми, ут үрләп китми иде. Казан утлары Чага башлау Чагарга тотыну. Ул челеменә озаклап кына тәмәке тутырды, чакма чага башлады, ләкин очкын гөмбәгә эләкми, ут үрләп китми иде. Казан утлары Чагып алу Кинәт чагу Чагып җибәрү Тиз генә чагу. Тәмәкесен төреп, чакмасын чагып җибәрсә, ни күзе белән күрсен: ап-ак чапанлы карт аның чанасына утырып бара икән. Мөслим төбәге фольклоры Чагып кую Бер тапкыр чагу |