ЧАГУ I ф. 1) Чаккыч, чага кадап агулау (кайбер бөҗәкләр, чаян тур.). Сорыкортлар үзләре бал җыймыйлар, бик юашлар, чага да белмиләр, ә бит менә кышка дигән азыкны ашап йөриләр. А.Алиш. Мәсәлән, мин, Әнәс Җаббаров, рәтсез һәм кирәксез мыжыкка әйләнү белән, чаян кебек үз-үземне чагып үтерәчәкмен. Н.Гыйматдинова 2) Елан тешләү. Шунда ызанда ятып йоклаган тырмачы малайны караелан чаккан. А.Гыйләҗев. Тузбаш тешләсә, агулы елан чакканнан да яман, диләр. А.Хәсәнов 3) Кармавычларында урнашкан чаккыч күзәнәкләрдән агу чыгарып, башка җан ияләрен пешерү (медузалар тур.). Шунда диңгез буенда медуза чагып тәне пешкән әбине күрдем. Акчарлак 4) Чәнчү, чәнчеп авырттыру яки җәрәхәтләү (энәле яки чаккычлы үсемлекләр тур.). Үз янында гына сыңар аякта сикергәләгән җитү кызны күргәч, Исхак тагын да түбәнгәрәк чүкте, төрле яктан ишелгән кычыткан яфраклары аны аяусыз чактылар ---. А.Гыйләҗев. Әрем – чүп үлән, кычыткан кулны чага, аларны йолкып ташларга кирәк ---. А.Хәсәнов 5) Берәр нәрсә тиеп авырттыру, җәрәхәтләү. Әллә үзен үзе белештерми җиргә тәгәрәве булышты, әллә авыр яралы Нәзирнең хәлсезлеге, ашыгуы ярдәм итте – Байкучатовның күкрәгенә төзәлгән пулялар аның беләген һәм иңбашын гына чагып узды. Т.Әйди. Сулуы кабынды, урам ташлары ялан тәпине чагып авырттырдылар. А.Гыйләҗев 6) күч. Әләкләү, кеше өстеннән гаепләп сөйләү; авыр сүз әйтү. Дус-ишләрнең иң яманы, диләр, Астыртыны – астан чакканы. Г.Морат Чага башлау Чагарга тотыну. Күңелләрем нечкәреп, кайгы басып, Кальбләрне кара җылан чага башлый. З.Бәшири. Шунда ук бөтен тәнен утлы шөпшә күче тешли, чага башлаган кебек булды. З.Фәтхетдинов Чага тору Бернигә карамый чагу; кат-кат чагу. Югыйсә Канифә, җае чыккан саен, Римма апасына Айсинәне чага торды да торуын. Н.Көбәш Чагып алу Кинәт чагу. – Галстугын шәһәрдә сәке астында онытып калдыргандыр әле, – дип чагып алды Өлфәт. А.Тимергалин. Тәкәббер ханны чагып алырга уңайлы очрак табылуга сөенде генә ---. В.Имамов Чагып бетерү Бик каты чагу, бик күп чагу. Кортлар да чагып бетерә үзләрен. А.Хәсәнов Чагып калу Чагырга өлгерү. Тик шуңа да карамастан, Фәнис чигенергә җыенмый, укытучысын чагып калу җаен таба. Ш.Алпар Чагып кую Көтмәгәндә чагу. – Азым әкә, үзең яхшысың, мәгәр кайбер вакыт яман телең адәмне чагып куя, – диде. Г.Ибраһимов. Беркөн Вилдан үрчеткән бал корты Мостафаның шәһәрдән кайткан оныгын чагып куйган. Р.Ахунова Чагып тору Даими, әледән-әле чагу; әле, хәзер чагу. Ник дисәң, халык көнчел, бер-берсен чагып кына тора. Н.Әхмәдиев. Гел яманны гына тотсаң истә, Хәтер дигәне дә хәтәр ул: Йөрәгеңне көн-төн чагып торган Зәһәр елан булып ятар ул. Л.Шагыйрьҗан Чагып чыгу Барысын да чагу. Югыйсә ул безнең барыбызны да чагып чыгар! А.Гадел |