ЧАГАН и. монг. диал. 1. Өрәңге. Карпат итәкләре очына карасаң башың әйләнердәй пәһлеван кипарисларга, йөзьяшәр наратка, чал сакаллы картлар кыяфәтен алган карагай агачларына бик бай түгел, аның каравы чегән итәгедәй катлы-катлы булып тезелгән баскычларында зирек, чаган, элмә, шомырт, сәрви куаклары санап бетергесез. В.Имамов. Чаган – өрәңге янындагы алмагач беркайчан да мантый алмый. А.Хәлим 2. с. мәгъ. Шул агачтан ясалган. Ишек ачылды, зур чаган табак белән кымыз күтәреп, тукал керде. Г.Ибраһимов |