ЧАБЫШЧЫ и. сөйл. 1) Ат чабышында катнашучы кеше, жокей. Чабышчы малайның аркасына танавын төртеп, мәйданның бер читендә кунак кызыдай оялчан гына торган бу кырыкмышны әллә каян күреп алды. А.Хәсәнов. Байрак булып күккә күтәрелгән Сабантуйның чуар сөлгесе. Ат уйнатып йөри чабышчылар, Мәзәк сөйли шаян теллесе. Р.Вәлиев 2) Йөгерешче, йөгерү ярышында катнашучы кеше. --- укырга дәртләнеп өлгергән егет, йөгерүдән туктала алмаган чабышчы кебек, бер урында калырга теләмәде, институтка барып керде. Г.Ахунов. 11 май көнне уздырылачак Казан җиңел атлетика марафоны республикага чит илләрдән дә чабышчыларны җәлеп итәчәк. Шәһри Казан 3) Чабышкы. Турысын әйтергә кирәк, элеккеге Сабантуйларда елы-елы белән юртаклар ярышында 3 – 4 чабышчы гына катнашкан очраклар да була торган иде. Әлки хәбәрләре 4) Атчабар. Андый хәбәр килә икән, мин сиңа чабышчы җибәрермен, Батбай илхан. М.Хәбибуллин |