ЧАБЫШУ ф. 1) урт юн. к. чабу II. Җил чак кына тибрәтте исә, шау чәчәккә күмелгән алан буйлатып төрле төстәге дулкыннар чабышып үтә, алар өстендә уенчык җилкән шикелле күбәләкләр чайкала иде. А.Тимергалин

2) Әле бер, әле икенче якка йөгерү, тиз-тиз хәрәкәтләнү. Тышта, табаннарына ут капкан шикелле, йөзбашлар белән ясавыллар чабыша, хәтта меңбашлар да ни кылырга белми изалана ---. В.Имамов. Озак вакыт үтмәде, төркем-төркем булып чабышып кергән дошман гаскәре кальга эчен тутырды. Р.Гали

3) Чабышта катнашу, чабышта ярышу (ат тур.). Шәһәрнең яшәү гаме бүреклеләр ярышына корылган: җыеннары – бәйге тотып, уңыш бәйрәмнәре – сүз куешып, атлары – чабышып, машиналары узышып куандырыр. К.Кәримов

Чабыша башлау Чабышырга тотыну. Уйнарга бер сылтау эзләп кенә торган яшьләре дала туздырып чабыша башладылар. Г.Ибраһимов. Хатын-кызлар өстәл янына утырмаган иде, мулла сүзен тәмамлауга, кул күтәреп дога кылдылар да, аш чыгарырга кирәк дип, тыз-быз чабыша да башладылар. А.Әхмәтгалиева

Чабышып алу Бераз чабышу. Кашка бәрәннәрнең арлы-бирле чабышып алуын Сәрвия белән Галияр сөенешеп карадылар. М.Хуҗин

Чабышып килү Әлегә кадәр чабышу

Чабышып тору Әледән-әле чабышу; әле, хәзер чабышу. Кыскасы, шәһәрнең машиналар тыз-быз чабышып торган Тынычлык урамында вакыт саташкан. Р.Бәшәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә