ЧАБЫШКЫ и. 1. Чабышларда катнаша торган, чабыш өчен махсус үстерелгән ат. Өлкәнрәкләр, юл сабып: – Юртакларга урын бирегез! Сабан туе чабышкылары килә! – дип кычкырып, сызгырып, тел шартлатып, көлешеп безне озатты. А.Гыйләҗев. Ата-бабадан калган бу бәйге атна буена дәвам итә, анда барча җәйләүләрдән килгән чабышкылар катнаша. М.Әмирханов

2. с. мәгъ. Ат чабышында катнашу өчен махсус үстерелә, асрала торган. Мукшы бае ата-бабадан дәүләтле килеп, бөтен мукшылыкка каршы уларак, искедән бирле өзлексез бер чабышкы ат асрыйлар, һәм бу атның һәркайчан бөтен тирә-як чабышкыларыны узарлык булуыны алга тоталар иде. Г.Ибраһимов. Күрше урман шүрәлеләре чабышкы айгырыбызны урлап киттеләр дип, милициягә барып берәү дә чакмый, жалу бирми. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә