ЧАБЫШ и. 1. 1) Атлар узышы; бәйге. Безнең Арча ягында Сабан туеның каймагы, иң шау-шулы, иң күңелле өлеше, көрәш белән чабышларның да иң кәттәсе икенче көнне башлана. Г.Бәширов. Татар ат чабышларын яраткан, мондый ярышлар Сабантуйны бизәп торганнар. А.Тимергалин

2) Гомумән ярыш. Һоп, егетләр, башка илһам килде, Үзе көнчел күңел, үзе дәртле – Бу чабышта узып китсәк иде Гомәр Хәйям белән Дәрдемәндне! Г.Афзал

3) Чабу, чабу күренеше. Ярык Таба яланын мәхшәр көнендәге сыман тавыш күмде, ыгы-зыгыдан, атлар чабышыннан бар иңкүлек дер-дер калтыранды. В.Имамов. Ямьле мәҗлесләргә чабыш Әшнәләр, дуслар белән ---. Г.Афзал

2. с. мәгъ. Бәйгедә катнашу өчен махсус үстерелә торган. Болайга киткәч, ни шайтаныма дип чабыш атлар үстерергә? Г.Бәширов. Икмәк, мал-туар белән сату иткән, чабыш атлар тоткан, кымыз бияләре асраган. Г.Госман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә