ЧАБЫРУ ф. Чабырткы чыгу, чабырткы белән каплану. [Әбүзәрнең] Иреннәре чабырган, температурасы югары. А.Тимергалин. --- иреннәре чабырганчы кәҗә сакалы, кузгалак, юа, какы ашап, чишмәдән ярыша-ярыша су ташып, кишер-чөгендер утап, эшләп-ныгып авылда үстеләр алар. Р.Мулланурова Чабыра башлау Чабырырга тотыну. Менә шуны салкыннар башланганчы эшләп куеп, ирен чабыра башлауга ук сөртә башласаң, тизрәк тереләсең. Ватаным Татарстан. Ирен чабыра башлауга ук, сарымсакны изеп согын чыгаралар һәм сөртәләр. Мәдәни җомга Чабыра төшү Бераз чабыру Чабырып бетү Бик нык чабыру |