ЧАБЫР и. рус бот. Иренчәчәклеләр семьялыгыннан яфраклары эфир майларына бай булган куак яки ярымкуак үсемлек; русчасы: чабрец. Хәзер инде ул әрем, чабыр исләреннән исереп, тау җилләренә йөзен куеп, йолдызлы күккә карап хыялланып кына калмый, Аксу-Җабагалы тыюлыгының үсемлекләр дөньясына багышлап мәкалә арты мәкалә яза. Т.Әйди. Саф һавага ул арада чабыр исләре таралып өлгерә. Казан утлары |