ЧАБЫНУ ф. кайт. юн. Мунчада үз тәнеңне үзең себерке белән чапкалау. Байбикә исә, әле генә чабынып ләүкәдән төшкән кеше сыман хәлсезләнеп, баш астына йомшак беләкләрен салып, чалкан ятты, урынны да мактап куйды. М.Хәсәнов. Елга бер түгел, атнага бер чабынмасаң да чир баса лабаса. Р.Батулла Чабына башлау Чабынырга тотыну. Тагын ләүкәгә менеп ята, бераздан аһылдый-ухылдый чабына башлый. Р.Батулла. Рәшит аның саен кыздыра, ә мин чабына башлыйм. З.Зәйнуллин Чабына тору Әлегә чабыну. Кыскасы, мунчага үзем генә барып, парланып, чабына торырга булдым, җиңгәччәң соңрак, юк акылын башкалар белән уртаклашкач килергә карар кылды. И.Кашфразыев Чабына төшү Яхшылабрак чабыну Чабынып алу Бераз гына чабыну. Бүген ял ит, мунча ягып чабынып ал, ә иртә таң белән юлга чыгарсыз. И.Хуҗин. Монысы, күрәсең, мунча кереп, чабынып алган – йөзе, муены түтәлдә пешкән помидор кебек алланып тора... Т.Гарипова Чабынып бетерү Чабынуны төгәлләү. Кунакны кимсетеп булмый бит инде: чабынып бетергәч, ләүкәгә Зәки абыйны сузып яткырган да, и төя, ди, моны, и төя, ди, пәһлеван гәүдәле кунагы түшәм белән ләүкә арасында тегенең себеркесенә ябышып, кулъяулык кебек ияреп йөри икән. Ф.Яхин Чабынып җибәрү Бераз чабыну. Бераз парланып алгач, хуш исле мунча себеркесе белән дә чабынып җибәрсәң, ару-талчыгуларың су белән юып алгандай юкка чыга, кәефләр күтәрелә, кан әйләнеше яхшыра, мускуллар һәм буыннар йомшарып киткәндәй була. Хезмәт даны Чабынып калу Чабынырга өлгерү. Әйдәгез, егетләр, полковник үзе кергәнче чабынып калыйк. З.Зәйнуллин Чабынып тору Даими, еш чабыну; әле, хәзер чабыну Чабынып яту сөйл. к. чабынып тору . Сарниклар чабынып ятканда, мунча ишегенә безнең капканың бер канатын китереп сөягәннәр дә, алар эчтә бикләнеп калганнар икән. Г.Бәширов |