ЧАБЫНДЫРУ ф. 1) Мунчада себерке белән чабу. Кунакларны җитәкләп ләүкәгә менгезделәр дә, киң һәм иркен ләүкәнең ике башына икесен яткызып, алдан пешекләп куелган каен себеркесенең яфраклары коелып беткәнче чабындырдылар. М.Галәү. Ә күрше Шакир малаен да бик шәпләп мунча кертергә кирәк булыр: иң эссесендә чабындырырга... Н.Акмал 2) күч. Орышу, шелтәләү, сүгү. Җыелышта тагын чабындырдылар яшь җитәкчене Чабындыра башлау Чабындырырга тотыну . – Кем карар соң син бичараны, мин карамасам? – дип такмаклый-такмаклый чабындыра башлады. А.Гыйләҗев Чабындыра бирү Бернигә карамый чабындыру Чабындыра төшү Берникадәр чабындыру Чабындырып алу Бераз чабындыру Чабындырып бетерү Бик нык чабындыру Чабындырып тору Даими, әледән-әле чабындыру; әле, хәзер чабындыру |