ЧАБУЛЫК I и. 1. Печән чабып алырга дип билгеләнгән урын; чабынлык. Чабулыкларны карау 2. с. мәгъ. Печән чабу өчен билгеләнгән. Юкә орлыгы, зелпе тамыры, имән чикләвеге җыеп тапшырган кешеләргә урманчылыктан чабулык җир дә, утынлык агач та биргәлиләр. В.Нуруллин. Элек биредә Идел буйлап уннарча чакрымнарга чабулык болыннар сузылган, язгы ташу вакытында ярларыннан чыккан Идел суы күз күреме еракларга җәелгән. Казан утлары |