ЧАБУЛА’У ф. Ашыгу, тиз-тиз йөрү, тыз-быз килү. Цех начальнигы Хөсни Дәминович кабинетына керде дә көне буе чабулап кургаштай авырайган йомры гәүдәсе белән йомшак креслога чумды. Н.Хәсәнов. Арбаның әле бер, әле икенче ягына чыга-чыга чабулап чапкан колыннан күзләрен аера алмый, Булат та рәхәт чигә. Р.Мулланурова Чабулап алу Бераз чабулау. Үзенең тиктормаслыгы, җитезлеге белән кыска гына вакыт эчендә нинди генә кыяфәтләргә кереп бетми: дугаланып килгән бөкресе белән сикереп тә, мәтәлчек атып та, дүртаяклап чабулап та ала. К.Җәмит Чабулап китү Кинәт чабулау. – Юк бүрәнә, моннан соң ымсынып та йөрмә, – дип, ярга килеп төртелгән сал буйлап, як-якка чайкала-чайкала чабулап китте. Ф.Сафин. Комбайн тагын да чабулап китте. Р.Нуруллин Чабулап тору Даими, әледән-әле чабулау; әле, хәзер чабулау. Тик шунысы: кеше анда, базардагы кебек, санаусыз арлы-бирле чабулап тора. К.Җәмит Чабулый башлау Чабуларга тотыну. Өшәнгән, өреккән, тышау-йөгәннәрен өзгән аргамаклар бөтен лагерь буйлап чабулый башлады ---. В.Имамов. Иреккә чыгу шатлыгыннан бозау, кош-кортларның котын алып, чабулый башлады. Р.Мөхәммәдиев |