ЧАБУ IV и. 1) Халат кебек алдан ачылмалы киемнең итәге, уң һәм сул ачылмалары; русчасы: фалды. Һәм Мансур, бүтән бер сүз әйтмичә, халат чабуларын җилфердәтеп, өскә – операционныйга йөгереп менеп китте. Г.Әпсәләмов. Каршы яктан искән җил аларның бишмәт чабуларыннан сөйрәп, авылга таба тарткалады, итек кунычларына, куеннарына учы-учы белән ярма кар тутырды. А.Гыйләҗев

2) Кием итәгенең түбәнге өлеше, чите. Бу ике ел эчендә Газинур, үзенең полкташ иптәшләре белән бергә, автоматын күкрәгенә асып, солдат бүреген егетләрчә кыңгыр салып, шинель чабуларын бил каешына кыстырып, очсыз-кырыйсыз фронт юлларыннан күпме атлады! Г.Әпсәләмов. Егете чалбар чабуына буталып йөрүче бер баламут булса икән. А.Хәсәнов

Чабуга таккан шикелле Бер адым да калмыйча, һәрвакыт янәшәдә . Ә малай әнисенә караганда да көнчелрәк: әтием дә әтием дип кенә тора, чабуга таккан шикелле ияреп йөри иде. В.Нуруллин. Чабудан тарту Берәр эшне эшләргә ирек бирмәү, комачаулау; үз-үзен белдереп, күрсәтеп тору. Нихәтле ачылып китәргә тырышсаң да, ахыргача ачылып булмый, рәсмилек чабудан тарта. Г.Әпсәләмов. Үзебезне бераз мактап алгач, тагын да борчулы хәлләребез чабудан тарта. Б.Рәхимова. Чабудан тоту 1) к. чабудан тарту. Кыза башласаң – суытырбыз, ялгышсаң – чабуыңнан тартырбыз. В.Нуруллин. Ул шәһәргә килеп урнаша алмый, чөнки ярлылык чабудан тота. Мәдәни җомга; 2) Авыр халәткә, соңгы чиккә җиткерү. Хәтереңдәме, Усман, --- үлем чабуыбыздан тоткан чаклар, җирдә шуышып барган вакытлар. Ә.Ерикәй. Чабу(лар)ны җыеп йөрү Бик сак эш итү, сизгерлек, уяулык күрсәтү. Рәис Кыямовичның абруе югары, киләчәккә өметләре зур чак, үзен бик саклый, элеккеге дусларын да, аз гына тайпылсалар, чабуларын җыеп йөрмәсәләр, кызганып-нитеп тормый ---. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә