ЧАБУ III ф. 1) Биткә, яңакка каты итеп сугу. Алай дип кимсеткәнче, яңагыма чапса, ичмаса, җиңел булыр иде... В.Нуруллин. Ни эшләсәң, шуның әҗерен аласың: черки үтерсәң – битеңә чабасың шул ул. М.Әмирханов 2) Мунчада себерке яки хуш исле үләннәр белән тәнгә еш-еш сугу. Безгә шундый рәхәт, җанга шундый тыныч, яхшы каен себеркесе белән чабып, ап-ак күбекле кытыршы мунчалалар белән ышкып юылган тән ял итә – җылыйсы да, җырлыйсы да килә. З.Зәйнуллин. --- Ксюшаны миллек сулары белән, миллек белән чабып булса да дәвалап карыйм, дигәннәре – бер дә ялган да, хыяланып әйтүе дә түгел иде. Ялкын Чабып алу Тиз генә чабу. Яңагына ялт итеп чабып та ала. А.Гадел Чабып җибәрү Көтмәгәндә чабу. Ул бер якка шуып төшкән эшләпәсен рәтләштерде дә, ачуланган булып, искәрмәстән Бәхтинең чигәсенә чабып җибәрде. Н.Фәттах. Альфредның тыны кысылды, Руфинәнең яңагына чабып җибәрәсе килде, ләкин кулын күтәрерлек хәле калмаган иде. Ф.Садриев |