ЧАБУ II ф. 1) Бик тиз йөгерү (кеше яки хайваннар тур.). Төлке барысыннан да соң юлга чыкса да, куян янында шактый тукталып торса да, иң туры юллар табып, бар көченә чабып, карт имән янына иң алдан барып җитә. А.Алиш 2) Атта, автомобиль, мотоцикл кебек транспортта тиз хәрәкәт итү. Азымбай карт бу эш өчен, җәйләүдән җәйләүгә чабып, күп ат тирләтте. Г.Ибраһимов 3) Чабышларда, бәйгедә катнашу. Чабачак атлар халык диңгезе буеннан йөрәкләренә чыдаша алмагандай йөриләр. Г.Ибраһимов 4) Бик тиз хәрәкәт итү (транспорт тур.). Поезд бар көченә чаба, безне көлдерерлек дәрәҗәдә бик нык чайкый. А.Алиш. Таишев рульгә утыра, фараларны кабызып, куянны тагын куа китәләр болар, машина чаба, куян чаба, мылтык ата, куян һаман чаба. Р.Батулла 5) сөйл. Берәр эшне булдыру артыннан йөрү. Мал артыннан чабып йөрдем гомер буе, Итәрмен, дип, ахыр бер көн бәхет туе ---. Г.Камал. Нинди кыска бу кеше гомере! Анысын да байлык, дан-шөһрәт, карьера артыннан чабып үткәрәбез. З.Мәхмүди 6) сөйл. Бик еш бару. Тәнәфес саен чабып керә, Таняны чакырып ала... А.Гыйләҗев 7) сөйл. Хатынга яки иргә хыянәт итү; өстерәлү; хатынны яки ирне еш алыштыру. Әйтүләренә караганда, Мансур ниндидер бүтән кыз артыннан чаба, имеш. Г.Әпсәләмов. Идрис сыман, түшәк бүлешеп, хатыннан хатынга чапмаган. Н.Гыйматдинова 8) сөйл. Өстән-өстән яки ашык-пошык карау. Күзләре хәреф өстеннән чаба 9) күч. Ашыгу, даими тиз хәрәкәттә булу. Директорның йөгерек карашлары Иңләп чаба совхоз яланын. М.Җәлил. Уйласаң, гел чабып, гел ашыгып үтә икән гомер. А.Гыйләҗев Чаба башлау Чабарга тотыну. Таня әле бюро утырышына кала, әле райкомга чаба башлады. Г.Әпсәләмов. Сорап кала алмавына әрнегән малай кичәге абый киткән якка карап чаба башлады. А.Гыйләҗев Чаба килү Шушы вакытка кадәр чабу. Әмма ул тиешле урыннарга чаба килде Чабып алу Бераз чабу. Көлдереп тә алалар, Аяк чалып алалар, Атта чабып алалар... Р.Миңнуллин Чабып йөрү Билгеле бер вакытта чабу. Кәрванның бер очыннан икенче очына чабып та йөрмәдем. А.Гыйләҗев Чабып китү Кинәт чаба башлау. Без аны момент дәвалар идек, теркелдәп чабып китүен сизми дә калыр иде... А.Гыйләҗев. Дүртпочмаклап бәйләнгән иске чаршауны сүтеп җибәрүгә, Зифа шатлыгыннан бүлмә буйлап колын сыман кушаяклап чабып китә язды. В.Имамов Чабып тору Даими, әледән-әле чабу; әле, хәзер чабу. Автобуслар, троллейбуслар, Таксилар чабып тора. Җәяүлеләр тротуардан Туктаусыз агып тора. Ф.Яруллин |