ЧАБУ I ф. 1) Үлән яки игенне чалгы, чапкыч белән кисү . Үзенә тагылган машинасы-чалгысы белән бер-ике көндә бөтен болынны чабып та китә. А.Алиш. Хәзер печән бик кадерле, берәрсе, чабып, култык астына кыстырып китсә? А.Гыйләҗев 2) Балта, пычак кебек нәрсәләр белән сугып кисү, өзеп алу. Соңыннан Казанда аның падишаһ исеменнән фәрманнар язган кулын чабып өзәләр. В.Имамов. Юныш балтасы белән чабып алынган өр-яңа йомычка! А.Гыйләҗев 3) Чапкыч корал белән вак кисәкләргә бүлү, бөтенне ваклап бетерү. Иң яхшысы – вак кына турап яки тагаракта чабып салу. Казан утлары 4) Балта, лом белән нәрсәне дә булса вату, вак кисәкләргә таркату. Берничә йорт узгач, тротуарда боз чабып торган бер кешене күрде. Кыш көне ир-атлар белән, бәке чабып, коенырга йөргәнен беләм, морж дип йөртәләр хәзер аларны. А.Гыйләҗев // Руда, күмер, таш казу, чыгару. Ул шул гомеренең күп өлешен Урал шахталарында күмер чабып үткәрде. Г.Гобәй. Бер зур гына таш өстенә утырган да, таш чабып хәлсезләнгән, суелып, канап беткән учлары белән йөзен каплап, үксеп елап җибәргән... Г.Гыйльманов 5) Агачка балта белән сугып, бәреп, төшеп китмәслек итеп кертү. Әхәт абый, кулындагы балтасын бүкәнгә чабып, маңгайларын сөртеп алды. Г.Бәширов. Балтамны бүрәнәгә чабып куйдым да, нинди ниятләр белән килде икән инде бу, нәрсә әйтмәк була икән, дип көтә башладым. В.Нуруллин // Балта белән эз салу. Бикәченә бүләк өчен акча кирәк булганда, Шибай саранланып, җитәрлек бирми башласа, өсәктән урлап иген сатты, Караюргага, яшь кәләшкә барачак пәнҗешәмбеләрне, алдан бармак белән исәпләп, келәт бүрәнәсенә балта белән чабып билгели торды. Г.Ибраһимов 6) Салкын корал белән кисеп җәрәхәтләү яки үтерү. Иң авыры – чабып барган ат өстеннән, фехтование дип аталган ысул белән кылыч селтәп чабарга өйрәнү иде. З.Зәйнуллин. Кайбер кешеләрне атып яисә кылыч белән чабып үтергәннәр. З.Мурсиев 7) күч. иск. Сугышу, сугыш алып бару; көрәшү. Яу чабу ◊ Чапмаган да юнмаган 1) Эре сөякле, гәүдәле кеше; 2) Тупас итеп, аннан-моннан эшләнгән әйбер. Чапмаган, юнмаган к. чапмаган да юнмаган . Миңа сине – чәчен дә тарый, оегын да күтәреп кия белмәгән, чапмаган, юнмаган авыл бичәсен, эткәләп-төрткәләп, ничәмә ел шундый зур урында, йомшак кәнәфидә утыртканга рәхмәтең шулмы? Г.Мирһади Чаба башлау Чабарга тотыну. Егетләр яңадан печән чаба башлыйлар. А.Алиш. Чаба башлаганчы, күрше белән ике арага ызан сызарга кирәк икән әле. Г.Бәширов Чаба килү Әлегә кадәр чабу Чаба төшү Яхшырак чабу. – Хаҗисолтан абзый, пакусыңда печәннәрең кире торып баса бит, чаба төш, – ди икән. Мәдәни җомга Чабып алу Тиз арада, көтмәгәндә чабу. --- бул сабыр – кылычы белән тилебаш башыңны чабып алыр. Р.Харис Чабып ату к. чабып алу. Каратай чамалап, үлчәп бетермәгән икән, Чыңгызхан бер мизгел эчендә тәнсакчының башын чабып атты. В.Имамов Чабып бетерү Тулысынча чабу, кирәкле кадәр чабу. Бездә болын күп булганлыктан, колхоз гына аларны чабып бетерә алмый. Г.Мөхәммәтшин Чабып йөрү Чабу белән мәшгуль булу. Әйе, йорт салу кайгысы юк иде миндә, туган, йорты кадалып китсен иде, тик мин печән чабып йөргән көннәрдә, Сәкинә Чиләбегә китеп барган булып чыкты. В.Нуруллин Чабып килү к. чаба килү Чабып кую Алдан чабу; тиз арада чабу . Имеш, күрше малайлары Мәүлетҗан белән Тукран, Генрих кушаматлы Насих үзләренекен чабып та куйганнар. В.Нуруллин Чабып ташлау Бик тиз арада, мизгел эчендә чабу; тулысынча чабу. Бу арада хатыннар тары урды, борчак йолыкты, кибән куюдан бушаган бер яңгырлы көндә Алтынбай, үзе барып, карабодайны чабып ташлады. Г.Ибраһимов. Менә чабып ташланган алан уртасында алар икәүдән-икәү генә калдылар ---. Г.Гыйльманов Чабып тору Даими, әледән-әле чабу, әле, хәзер чабу. Берничә йорт узгач, тротуарда боз чабып торган бер кешене күрде. М.Галәү. Аптырама, пристендә машина бетмәгән, тыз-быз чабып кына торалар. Т.Миңнуллин Чабып чыгу Барысын да, тулысынча чабу. Ләкин тел дә, кул да үләнен чабып чыккан ялан түгел лә ул. В.Имамов Чабып яту сөйл. к. чабып тору. Хәзер сөйләшеп карар идем дә – соң инде: мин болында печән чабып яткан вакытта, малайны ияртеп, читкә – Чиләбегә чыгып киткән. В.Нуруллин. Шулай Келәвеш урманы аланында печән чабып яткан мулла абзыйларына авылдашлары үтеп барышлый әйтеп куймасынмы ---. А.Хәлим |