ЧАБАТАЛЫК с. 1. Чабатага дип билгеләнгән; чабатага яраклы. Урманнарда Мин эзләгән зелпе тамыры, Мин кисәсе чабаталык юкә, – Азга түгел, Гомерлеккә... М.Шабаев . Әүвәлдән килгән хәл бит инде: чабаталык курыс төшергән өчен дә, кешенең аяк-кулларын сындырып кайтарырлар иде ул урманнан. М.Хәсәнов 2. и. мәгъ. 1) Чабата ясау өчен материал. Тауларымда йөрмәгез, Урманыма кермәгез, Чабаталык кисмәгез, Кизләүдән су эчмәгез! Ш.Галиев 2) Чабата алырлык күләмдәге. Сәләтсез Гайнетдин кебекләр генә, чабаталык та акчалары булмаганнан, яланаяк. Ватаным Татарстан |