ЧАБАТАЛЫ с. 1. 1) Чабата кигән, чабатасы булган. Юлымда берничә чабаталы адәм очрады; алар агачка сөялә төшеп музыка тыңлыйлар, күзләре тәмле нигъмәтләр белән тулган буфетка, андагы симез җилкәләргә кадалган иде. Г.Ибраһимов. Шул сүзләр белән озын буйлы малай иске чабаталы аягы белән Санияне күкрәгеннән этеп җибәрде. А.Фәләх 2) күч. Ярлы, фәкыйрь. Зал тагы тавыш, шау-шу белән, сызгыру вә аяк тибү белән, «Долой, кирәкми, бетмәс монда чабаталы социалистлар!» дигән кычкырынулар белән тулды. Г.Ибраһимов. Без, чабаталы авыл малайлары, бермәлгә аптырашта калдык. А.Гыйләҗев 3) тар. Бөлгән, җирсез калган (морза тур.) . Ул бөлгенлеккә төшкән, ягъни чабаталы морза нәселеннән булган, дигән мәгълүматлар да бар, бик мөмкин, аның гаҗәп укымышлы булуы шуңа ишарәли ---. В.Имамов . Әнә аларның нәселе, әтисе әйтүенчә, чабаталы морзаларга барып тоташа. Д.Булатова 2. и. мәгъ. күч. сөйл. Революциягә кадәр: хәрби хезмәттән азат ителгән кеше. Революциягә кадәр, гаскәри хезмәттән азат ителеп, берәр ай сугыш уеннары уйнап өйрәнеп кенә йөргән кешеләрне дә (кызыл билетка калганнарны) чабаталылар дип атаганнар икән. А.Тимергалин |