ЧАБАТА и. фар. 1. Гадәттә юкә, карама кайрыларыннан, шулай ук теленгән каеш тасмаларыннан үреп ясалган баулы сай аяк киеме. Галимҗан абыйлардан кайтканнан бирле, кайда бичәүкә я чабата киндерәсе күрсәм, шуны аркылы-торкылы тәнемә урыйм. А.Хәсәнов. Гомумән, чабатаны матур итеп үрә белү бездә кешенең тырыш һәм пөхтә булуын күрсәтүче бер сыйфат исәпләнгән. А.Тимергалин 2. с. мәгъ. күч. Зур, калын. Манцев аңа таба иелә төшеп, чабата иреннәрен сузып, карлыккан тавыш белән: – Болар нинди кешеләр? – дип пышылдады. А.Толстой. Укытучылар коллективы Петуховның кандидатурасын тәкъдим итүгә үк, иҗтимагый үзәк исеменнән трибунага чабата кашлы, куе кара чәчле, илле яшьләр тирәсендәге бер ир атылып чыкты. В.Имамов ◊ Чабата базары ясау Берьюлы һәм тәртипсез рәвештә күп кеше сөйләү (сөйләшү); юк-бар турында сөйләшеп көн уздыру. Чабата кайтару 1) Юкә тасмаларны киндерәгә урап, бер-берсе аша үткәреп үрә башлау. Ә мин җырлый-җырлый чабата кайтарам. Т.Гыйззәт. Ничек чыксын, чабата кайтарып утыра ич, тезенә җүкәләр бәйләгән ие. Г.Шәрәфи; 2) Уңай фикерне кире мәгънәгә бору, хәйләләү, каршы сөйләү; булмастайны бар дип күрсәтү. Чабата кайтарма, кушканны үтә! З.Мәхмүди. Арбага бишенче тәгәрмәч кую, самолётка өченче канат тагып утыру гына ич болар?! Булмаганга чабата кайтару!.. А.Гыйләҗев. Мәтәштерәсең, имеш! Без эш эшлибез, ә сез чабата кайтарып, акча алып ятасыз! Х.Камалов. Чабата туздырып йөрү Файдасызга, бушка йөрү. Ә нигә вакыт уздырып, чабата туздырып, мәшәкатьләнеп торырга? В.Нуруллин. – Гомер уздырып, чабата туздырып ник укып йөрисең инде син? – дип, һич тә көтелмәгән яктан сүз башлады Хәби. В.Имамов. Чабатаны түргә элү Үз мәнфәгатьләреннән чыгып, үзенә ничек кирәк шулай эш итү. Алардан да бераз сабак алсын. Бәлки әле, байгуралары да Түргә элми башлар чабатасын. Г.Морат. Үзебезнең фәлән абзый малае, фәлән апа кызы булуыбызны «онытып», кем әйтмешли, чабатабызны түргә элмәдекме? М.Вәлиев. Бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшләдек, һәрхәлдә, түрә булып утыргач та чабатасын түргә элә торган гадәте юк кебек иде аның. Р.Мөхәммәдиев. Чабата хәтле Бик зур. Әсир Мөхәммәт, үзе генә җиңә алмавын аңлап, челтәрле тимер капканы чабата хәтле йозагы белән бикләп, үзе казыйга китә. К.Тинчурин. Симертсен, иртәгә мәктәпкә килгәч, барыбер үзенең чабата хәтле авызын ачып иснәп утырачак ул. З.Хөснияр |