ЧАБА’Н ЙОЛДЫЗЫ и. астр. Кояш системасындагы Җир төркемендәге планеталарның Кояшка якынлыгы буенча икенчесе; Зөһрә йолдыз; русчасы: Венера. Җентекле тикшеренүләр һәм хисаплаулар пластинкадагы бизәкләрнең чын мәгънәсендә мәңгелек календарь булуын: анда Ай һәм Кояш хәрәкәтләре генә түгел, бәлки Меркурий (Су йолдыз, Кече Чулпан, Готарид яки Гыйтар), Венера (Зөһрә, Чулпан, Чабан йолдызы, Эңгер йолдызы, Кәрван кыйран), Марс (Мәрих, Кызыл яки Бакыр йолдыз, Бәһрам), Юпитер (Мөштәри) һәм Сатурнның (Зөхәл, Туфрак йолдыз) хәрәкәтләре дә исәпкә алынуын күрсәттеләр. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә