ЧАБАКЛА’У ф. 1) сөйл. Учны учка сугып, чап-чап итү, кул чабу. Сувенирлар эзләп йөргән чакта Гаҗәплән дә кулың чабакла – Сатып тора берәү киндерәле, Бәп-бәләкәй, чып-чын чабата! Ш.Галиев. Элек кул чабаклап биегәндә, трай-та-та әйтә торган булганнар, имеш. Ф.Яхин 2) Чапылдатып сугу, кыйнау. Мин инде, карт тиле кебек, җыен да халык алдында тотып чабакладым үзен. Т.Гыйззәт. Уңлы-суллы чабаклады гына, Хәл калмады тәмам түзәргә... Л.Шагыйрьҗан Чабаклап ату Бик нык чабаклау Чабаклап җибәрү Көтмәгәндә чабаклау Чабаклап тору Даими чабаклау; әле, хәзер чабаклау Чабаклый башлау Чабакларга тотыну. Шәфкать туташы, аның башын күтәреп, яңакларын чабаклый башлады, үзе туктаусыз: «Мәдинә, Мәдинә!» – дип дәште. Ф.Садриев |