ЧАБАК и. Карпчалар семьялыгыннан эрерәк тәңкәле, канатлары кызгылтрак булган елга балыгы; русчасы: плотва; сорога. Инеш тә шул ук: каз-үрдәкләр мыжылдап тора үзендә, ыштан балакларын бот тиңентен сызганган сипкелле малайлар, агач дөмбе белән комырыклардан вак чабакларны, этлиләрне пыркытып чыгарып, җилгәргеч иләгеннән бозып ясалган бәләкәй җәтмәләр белән балык сөзәләр... А.Гыйләҗев. Сирәк булса да чиертә балык: гади елга чабаклары, әлбәттә, ваграклар инде, әмма шулпа өчен ярап тора... А.Тимергалин

◊ Чабак чаклы Бик аз, бик кечкенә. Чабак чаклы гына соңгы өмет Бәргәләнеп ята күлдәвектә. Г.Морат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә