ЧАБАГАЧЛА’У ф. Чабагач белән ашлык сугу. Ул ябык ындыр табагында көлтә чабагачлый. А.Хәлим. Үз өен үзе бурап кергән, сәке, өстәл, утыргычлар ясаучы балта остасы да ул, сукалап җирен сөрүче, учлап иген чәчүче, ураклап уручы, чабагачлап сугучы да ---. М.Рафиков

Чабагачлап алу Бераз чабагачлау

Чабагачлап бетерү Тулысынча чабагачлау

Чабагачлап тору Әле, хәзер чабагачлау. Берәүләре көлтә ташый, икенчеләре чабагачлап тора

Чабагачлап чыгу Башыннан ахырына кадәр, тулысынча чабагачлау

Чабагачлый башлау Чабагачларга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә