ЧАБАГАЧ и. Кул белән ашлык сугу өчен, озын агач сапка каеш, чылбыр һ.б.ш. ярдәмендә беркетелгән кыска авыр таяктан гыйбарәт примитив эш коралы. Нәгыймә боларның икәү бергә ындыр табагында чабагач белән ашлык сукканнарын күрде. Г.Ибраһимов. Әвен киптерәләр, чабагач белән суктыралар, аннан, суырып, Ташлытау элеваторына озаталар. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә