ЦЫЛАШТЫРУ I ф. лингв. [ц] һәм [ч] авазларын аермыйча, икесе урынына да [ц] фонемасын куллану. Хәзәрләр, күрәсең, мишәрләр, себер татарлары, шулай ук карачай-балкарлар, хәзер башлыча Литвада һәм Кырымда сакланган караимнар кебек цылаштырып сөйләшкәннәр. Р.Әхмәтьянов. Цылаштырып сөйләве нинди якын үзе – Яңа Чишмә, Аксубай, Чүпрәленең кайбер авылларындагы кебек. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә