ЦО’КОЛЬ и. ит. 1. 1) махс. Бина яки нинди дә булса корылма стенасының турыдан-туры нигез өстенә урнашкан аскы тышкы өлеше. Цоколь биеклеге. Таш цоколь

2) Һәйкәл, колонна кебекләрнең нигезе, постамент. Һәйкәл цоколен мәрмәр белән каплау

3) тех. Электр лампочкасының патронга борып кертелә торган өлеше – калай кидерелгән төплеге

2. с. мәгъ. Цоколь ( 1 мәгъ.) дәрәҗәсендә, биеклегендә урнашкан. Гидротехник корылмага, яр читенә, күпер терәгенә, монументаль бинаның цоколь өлешенә кую өчен, гранит кебек нык, салкынга чыдам таш һәм плитәләр кулланыла. Төзү материаллары. Банк бинасының цоколь катында урнашкан саунаның януын узып баручылар күреп ала. Әлмәт таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә