ЦИ’ФРЛЫ с. 1) Цифрлар төшерелгән, язылган. Ул Шәфи алдына цифрлы кәгазь китереп салды. Ш.Маннур 2) Цифрлардан торган, цифрлар белән күрсәтелгән. Цифрлы таблицалар. Цифрлы күрсәткеч. Цифрлы мәгълүмат 3) тех. Мәгълүматны бинар (икешәрле) форматта саклый яки тапшыра торган; дискрет теркәү технологияләрен кулланган. Кайбер каләмдәшләр видеокамера, цифрлы фотоаппарат кебек «вак-төяк» кенә югалтканнар иде. Т.Нәҗмиев. Хәзерге цифрлы технологияләр заманын күз алдына китерегез. С.Юзеев |