ЦИТОЛО’ГИЯ и. гр. 1) биол. Биологиянең хайван һәм үсемлек күзәнәкләренең төзелеше, химик составы, функцияләре, индивидуаль һәм тарихи үсеше турындагы тармагы. Бакчаның фән өчен әһәмияте зур. Аның, мәсәлән, ботаника, дендрология, декоратив бакчачылык, субтропик культуралар, көньяк культуралары, цитрус үсемлекләре, техник культуралар, үсемлекләрне саклау кебек махсус бүлекләре һәм физиология, биохимия, цитология, орлыкчылык лабораторияләре бар. Г.Иделле

2) Фәнни тикшерү, диагноз кую һ.б. максат белән ясалган күзәнәк анализы. Цитология нәтиҗәләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә