ЦИСТЕ’РНА и. 1) Су һәм башка сыекчалар саклау өчен зур резервуар. Мин аларны мичкәләр дигән идем, теге инженер абый әйтә, алар – цистерналар, ди. А.Алиш // Нефтебазаларда, төрле сәнәгать предприятиеләрендә һ.б.ш.да нефть һәм нефть продукциясен саклый торган (гадәттә цилиндрик формадагы) зур сыешлык. Нефть продуктлары саклана торган зур-зур цистерналар урнашкан әлеге предприятие базасында һәм биш ягулык салу станциясендә янгын куркынычсызлыгын саклауга алар һәрчак тулы әзерлектә булырга тиеш. Әгерҗе хәбәрләре 2) Шундый резервуары булган вагон, автомобиль һ.б.ш. Барлык юлларда нефть цистерналары һәм... ашлык төялгән вагоннар. Г.Әпсәләмов. Кинәт полиция кордоны аша цистернага охшашлы яшел машина мәйданга узды. М.Юныс |