ЦИРКУЛЯР I и. лат. 1. Югары оешмалардан түбән оешмаларга яки кул астындагы вазифалы кешеләргә җибәрелә торган директив күрсәтмә, боерык. Нотага карамыйча урам көе уйный алмастай дипломлылар атказанган артист булып йөри, ә мин партия номенклатурасының эчке циркулярына туры килмим. К.Кәримов. Губерналарга мәркәздән циркулярлар оча. Р.Зарипов 2. с. мәгъ. Шундый боерык булган; шул күрсәтмә буларак таратыла, төшерелә торган. Нәтиҗәдә комиссариат каршындагы татар телен гамәлгә кую комиссиясе, татар телен өйрәнүнең кирәклеген аңлатып, циркуляр хат белән чыгарга мәҗбүр була. З.Кириллова |