ЦИРК и. лат. 1) Акробатика, эквилибристика, жонглёрлык, клоунлык, хайваннарны өйрәтү һ.б.ны эченә алган театр сәнгате төре. – Таныш булыйк. Элекке цирк артисты, хәзер кара эшче Крыймов, – диде. А.Тимергалин. – Сез циркны яратасызмы? – дип сорады ул. И.Зарипов // Шул сәнгать төрендәге театраль тамаша. Бераздан колхоз ударникларын шәһәргә цирк карарга алып бардылар. Н.Әхмәдиев

2) Акробат, жонглёр, клоун һ.б.ш. катнашында тамашалар оештыра торган учреждение, тамаша предприятиесе. Кичә Җәүдәт Фәйзине китереп салдылар. Йөрәк. Палаталары – дүрт кешелек. --- Берсендә цирк директоры ята. Г.Әпсәләмов. Мин, булдыра алсам, циркта эшләр идем. А.Гыйләҗев

3) Шундый тамашалар үткәрелә торган ареналы, амфитеатрлы һәм гадәттә гөмбәзле бина. Бу – мәктәп! Цирк аренасы түгел! Р.Габделхакова. Бу юлы ул мине цирк янында көтеп тора иде. З.Мәхмүди

4) геогр. Текә тау битләвенең югары өлешендә карлы климат шартларында кечерәк бозлыклар, җыелып калган карлар һәм физик таркалу тәэсиреннән хасил булган текә кырыйлы һәм сөзәкләнеп кергән төпле ярымтүгәрәк формадагы табигый иңкүлек. Циркка төшү. Цирк төбендәге күл

5) махс. Ай рельефында уртасындагы таучыгы булмаган тигез төпле кратер. Айның циркларын өйрәнү

6) сөйл. Мәгънәсез, абсурд, буталчык вакыйга, факт һ.б.ш. кыланыш. – Бу нинди цирк тагы? – дип кычкырабыз. – Бу, – ди Миргалим, – автоматизация! Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә