ЦИНК и. нем. 1. 1) Химик элемент (Zn), чүкелүгә бирелүчән аксыл күк төстәге металл. Нитробензолны селтеле тирәлектә цинк белән селте тәэсир итешкәндә аерылып чыккан водород ярдәмендә кайтарган вакытта, башта нитробензол һәм фенилгидроксиламин хасил була. Органик химия

2) хәрби Шул металлдан эшләнгән тартма, әрҗә. Ике цинк патрон

2. Шул металлдан ясалган. Газеталарга язмасалар да, ишетеп-белеп торалар, Әфган якларыннан цинк табутлар белән бергә коточкыч хәбәрләр кайта... Р.Габделхакова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә