ЦИ’НИК II с. 1) Цинизм, әдәпсезлек күрсәтә торган (кеше тур.). Моны Г.Павловский кебек циник сәясмәннәр ачыктан-ачык таный. Р.Зәйдулла. Платон [Зубов]ка ул вакытта нибары егерме өч кенә яшь, шуңа карамастан ул алдын-артын салкын канлылык белән нык уйлап эш итүче, битенә дуңгыз тиресе каплаган циник кеше була. Казан утлары

2) Цинизм белән сугарылган; әдәпсез, әшәке (караш, фикер, сүз тур.). Оригиналның интонациясе һәм Чайлд тарафыннан күзәтелгән ниндидер циник яңгырашы татар вариантында, минемчә, Пушкинга караганда ныграк сакланган… Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә